Газетага язылу

Венгрлар Мадьярны сайлады

Үткән якшәмбе глобаль матбугат кырында ике вакыйганы алгы планга чыгарды. Иран–АКШ диалогы уңышсыз төгәлләнде. Венгриядә парламент сайлавы идарә иткән партиянең тулы җиңелүе белән тәмамланды. Бер-берсеннән ерак торган кебек тоелсалар да, вакыйгалар үзара бәйләнешле.

 

Венгрлар сайлавы башта ук халыкара масштабтагы вакыйга булып кабул ителә иде. Халкы ун миллионга да тулмаган бу ил (номиналь эчке тулай продукты – 200 миллиард доллар тирәсе, Польшаныкыннан 4 тапкыр кимрәк) Евросоюзда шактый үзенчәлекле урын алып тора. Ил Премьеры берлекнең Украинага ярдәм итү карарларына һәрвакыт каршы килеп торды, башка мәсьәләләрдә дә көнбатышлылар карашын уртаклашмады. Венгриянең НАТО әгъзасы булуын да исәпкә алганда, Европа сәясәтендә Виктор Орбан каршылыгы әһәмиятле роль уйный иде. Евросоюз җитәкчелеге аны яратмаса да, берни дә эшли алмады. Апрель сайлавына шуңа күрә Көнбатышта да, Россиядә дә, океан артында да зур әһәмият бирделәр. Евросоюз лидерлары, сайлауда Орбан партиясе җиңсә, Венгрияне берлектән чыгару нияте барлыгын да игълан итте.

 

Аңлашыла инде: Мәскәү Орбан җиңүен теләде. Тагын бер держава Будапештның гамәлдәге лидерын яклый һәм аңа таяна иде. АКШ лидеры Орбан белән Трамп бик тиз уртак тел тапты. Вашингтон Венгрия сәясәтенең алыштыргысыз дәвам итүен теләде һәм Премьер-министр алышынмаса, илгә зур матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Сайлау алдыннан гына вице-президент Вэнс, Орбанга теләктәшлеген урында белдерү өчен, Будапештка килде. Венгрия белән конфликтта булган Украина җитәкчелеген ачуланды, Орбанга мактау сүзләре яудырды. Дәүләт департаментындагылар бер нәрсәне искә алмады: Трамп – Европада популярлыгын югалткан сәясәтче, венгр халкы алдында да абруе төшкәндер, мөгаен. Бу очракта Вашингтон теләктәшлеге гамәлдәге Премьерга аю хезмәте генә булачак иде.

 

Сайлау нәтиҗәләре якшәмбе кичендә үк оппозицион сәясәтче Петр Мадьяр партиясенең бәхәссез өстенлеген күрсәтте. «Тиса» партиясе конституцион өстенлек яулады, аның лидеры ил дилбегәсен үз кулына алачак. 

 

Үткән яллар Исламабадта барган Иран–АКШ сөйләшүләренең уңышсыз төгәлләнүе белән дә тарихка кереп калды. Трамп Иранны диңгез блокадасына алачагын игълан итте. Бездә дүшәмбе киче булганда, аның нияте тормышка ашырыла башлаячак. Нефть бәяләре биржалар ачылган беренче минутларда ук югары сикерде. Белгечләр якын киләчәктә баррельнең 150–200 долларга җитәчәген фаразлый. Моңарчы Россия нефтен арзанга сатып алган венгрлар яңа вазгыять шартларында ни эшләрләр, алдагы атналарда мәгълүм булыр.

                        

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре