«Вертолет яллап кайтарабыз»: Татарстанда улы СВОга киткән хатын-кызны алдаучылар җавап тотачак

Казанда улы СВОга киткән хатын-кызны алдаган ике юрист суд каршында җавап бирәчәк. Хәрбигә «тылга әйләнеп кайтырга ярдәм итү» өчен алар 500 мең сумнан артык акча сораган. Хатын-кыз үзен алдауларын улының үлеме турында хәбәр килгәч кенә аңлаган.

Башкаланың Вахитов районы суды Казахстан гражданины Зәйтүн Батаевка һәм Казанда яшәүче Вадим Холкинга чик кую чарасын сайлады, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Аннан алынган мәгълүматларга караганда, ир-атлар икесе дә зур суммада мошенниклыкта гаепләнә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, алар улы СВОга киткән хатын-кызны алдаган.

Вадим Холкин – «Правовая столица» юридик бюросы» генераль директоры. Зәйтүн Батаев биредә үк юрист булып эшләгән. Бу җәй башында аларга махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе мөрәҗәгать итә. Ул улын алгы сызыктан тылга кайтарырга ярдәм сорый. Сүз уңаеннан, Зәйтүн Батаев – хәрби хәрәкәтләр ветераны, отставкадагы подполковник. Хатын-кызны беренче булып ул каршы ала да инде. Юристлар ярдәм итәргә ышандыра. Һәм үз хезмәтләре өчен башта – 50 мең сум, аннары 500 мең сум акча сорыйлар. Әйтүләренә караганда, бу кадәр зур суммадагы акча хәрбине алгы сызыктан вертолет ярдәмендә алып чыгу өчен кирәк була. Хатын-кызның бу кадәр акчасы булмый. Шуңа күрә аңа бюрода ук кредит рәсмиләштерәләр. Ахыр чиктә, баласына ярдәм итәргә теләгән әнидән 870 мең сум таләп итә башлыйлар. Тик хатын-кыз бу сумманы тапшырырга өлгерми, улының үлеме турындагы хәбәр килә. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

– Әлеге фирмага очраклы рәвештә генә килеп юлыктым. Ул көнне туган көнем иде. Тик нинди бәйрәм кәефе булсын? – дип сөйләгән «Татар-информ» хәбәрчесенә зыян күрүче. – «Правовая столица» бюросында мине Батаев каршы алды. Хәрби адвокатларыбыз бар, диде. Улымны кире кайтару өчен дүрт белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, аларның һәркайсының хезмәте 35 әр мең сум тора, дип аңлатты. Туган көнем икәнен белгәч, ташлама да ясадылар. Барысына бергә 50 мең сум акча түләдем. Шуннан соң эш башланды кебек.

Ул бюрога кат-кат килә. Биредә аны торган саен күбрәк алдыйлар. «Батаев миңа аларның үз аэродромы, хәрби очкычлары, вертолетлары, Украинада адвокатлары булуын әйтте. Акча түләсәгез, улыгызны ике көндә үк кайтарачакбыз, дип тә ышандырды», – дип искә ала зыян күрүче хатын-кыз. 500 мең сум акча шуңа кирәк була да инде. Тик соңрак бу гына аз булуын хәбәр итеп, 870 мең сум акча таләп итә башлыйлар. Бу хәл күпме дәвам иткән булыр иде, билгесез. Улына шалтыратып булмагач, хатын-кыз аның хезмәттәше белән элемтәгә чыга һәм аның үлеме турында хәбәр ала.

Зәйтүн Батаев үз гаебен тулысынча таныган. Аны 1 ай да 28 көнгә – өй арестына, Вадим Холкинны шул ук вакытка сак астына алганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре