Безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән ветераннар хәтеребездә мәңге яши. Кызганыч, аларның саны елдан-ел сирәгәя. Теләче районында аларның саны икегә генә калды. Олы Нырсы авылында яшәүче сугыш ветераны Алексей Писаревка шушы көннәрдә 99 яшь тулды. Тормышның ачысын-төчесен татыган, без яхшы тормышта яшәсен өчен сугыш кырында булган якташыбыз адресына җылы теләкләр бик күп яңгырады.
Алексей Иванович Олы Мирәтәк авылында туып үсә. 17 яше тулгач, аны туган илен сакларга алалар.
– Хуҗалыкта эшләп йөргәндә сугышка алдылар. Озаклап өйрәтеп тормадылар, вакыты андый түгел, Ульяновск шәһәрендәге танк училищесында кыска гына вакытта әзерлек курсларында укыттылар һәм сугыш кырына җибәрделәр. Зур танклар йөрттем, Сталинград фронтында оборона тотарга туры килде, – дип хатирәләрен яңарта ул.
Аңа Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килә. Туган яктан килгән хатлар аңа көч биреп, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Бертуктаусыз шартлаган туплар тавышы, сугыш кырында туганнарга әйләнгән дусларны югалту, Җиңү көнен бәйрәм иткән вакытлар әле генә булган кебек. Илебезгә Җиңү көне килгәч тә ул туган ягына тиз генә кайта алмый, Япония самурайларын җиңгәннән соң, туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Шуннан соң ул гомерен туган ягында хезмәткә багышлый.
Кайда гына эшләмәсен, халык һәм җитәкчеләр белән аңлашып, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Ул Арчада механизаторлар өчен оештырылган курсларда укып, таныклык ала. Туган ягында икмәк үстерә. Умартачылык өлкәсендә дә, бригадир да булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та хезмәттән туктамый, 70 яшендә дә, ат җигеп, механизаторларга төшке аш чыгара. Гомер буе спорт белән дус була, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бүген дә иртән физкультура ясый, режим белән туклана. Кышын тимераякта, чаңгыда, мотоциклда йөрергә яраткан ветеранга бүген якыннары инде, аның сәламәтлеген кайгыртып, спортның бу төрләрендә шөгыльләнергә рөхсәт итмиләр. Олы Нырсы авылы урамында, хәрәкәт булсын дип, җәяү йөри.
Алексей Иванович әле дә төрле бәйге-конкурсларда катнаша, республика күләмендә җиңү яулый. Кызы тәрбиясендә тыныч, матур картлык кичерә. Тик торырга яратмый, бакчага чыга, булышырга тырыша. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дияргә ярата.
Ветеранның туган көнен Олы Нырсы урта мәктәбендә зурлап билгеләп уздылар. Ветеранны тәбрикләргә район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Теләче районының ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәис Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Пенсия фонды җитәкчесе Алсу Котдусова һәм башка бик күпләр истәлекле бүләкләр тапшырдылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Чара барышында 99 яшьлек сугыш ветераны Алексей Писарев белән килгән кунаклар Олы Нырсы авылы һәйкәленә чәчәкләр салды. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу көнне һәйкәл янына алмагачлар да утырттылар. Әлеге изге эштә Алексей Иванович та катнашты.
Сугыш ветераннарын яшь армиячеләр хәрәкәтендәге укучылар каршы алды. Икмәк, чәкчәк белән зурладылар. Укучыларның ничек итеп тиз арада автомат сүтеп җыюларын, иңнәренә ак халат элгән кызларның ярдәм күрсәтүләрен дә килгән кунаклар кызыксынып күзәтте. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары истәлегенә әзерләнгән күргәзмә яныннан да ветеран тиз генә китмәде. Мәктәп залында укучылар үзләренең теләкләрен җырларга, биюләргә төреп җиткерде. Район башлыгы Айрат Фатхуллин ветеранга үзенең рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерде. Теләче районының горурлыгы булган Алексей Ивановичка «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлар өчен» медален тапшырды. Шулай ук Хәбир Иштирәков та ветеранга соклануын яшермәде. «Һәрчак шулай актив булыгыз, әле сез безгә бәйгеләрдә катнашырга вәгъдә иттегез», – дип, ветеранга, намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының иң зур бүләген – медаль тапшырды. Әлеге мизгелләрдә тамашачылар барысы да, басып, ветеранны алкышладылар. Чара ахырында сугыш ветераныбыз Алексей Иванович яттан күләмле шигырь сөйләп, килгән кунакларны, укучыларны тагын шаккатырды. «Шушындый зур бүләк ясап, куанычлы мизгелләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә», – диде ул, дулкынланып. Олы Нырсы урта мәктәбе директоры Петер Чернов, аның коллективы көче белән әзерләнгән ветеранны тәбрикләү чарасы җылы эчтәлектә, тиешле дәрәҗәдә узды.
Эльмира Котдусова
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез