Газетага язылу

Ветераннарга эшкә урнашырга ярдәм итәләр

Казанда махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Барлыгы 919 элеккеге сугышчы мәшгульлек хезмәтләре реестрына кертелгән, ел башыннан 22 ветеран эшкә урнаштырылган. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Проектны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзелгән. Бу эшкә зур предприятиеләр, урта һәм кече бизнес, шулай ук дәүләт структуралары кушылган.

– Реестрда булган 919 сугышчының 634 е кире үз эш урыннарына кайткан. 285 е сәламәтлекләре буенча эшкә урнаша алмый, 14 е укырга җибәрелгән, ә 22 се эшкә урнаштырылган. СВО катнашучылары өчен даими рәвештә вакансияләр ярминкәләре үткәрелә. Соңгы шундый ярминкә 21 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә узды. Анда республиканың 17 әйдәп бара торган предприятие һәм оешмасы катнашты, ә 50 дән артык махсус операция ветераны эшкә юллама алды, – диде Азат Абзалов.

Моннан тыш махсус хәрби операция сугышчылары һәм аларның гаилә әгъзаларына шәһәрнең медицина хезмәтләрендә ярдәм күрсәтелә. Узган елда гына да 3,5 меңгә якын кеше төрле яклы медицина ярдәме алган. 2,4 меңнән артык кешегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән, 424 е стационар ярдәм алган, 134 е медицина реабилитациясе узган һәм 81 е шифаханә-курорт дәвалануына җибәрелгән. Шулай ук комплекслы психологик ярдәм дә үткәрелә. Бу максатлар өчен ТР башкаласында 20 медицина-психология консультациясе һәм 11 психотерапия кабинеты эшли.

Азат Абзалов сүзләренчә, узган ел психотерапевтик ярдәм сорап 34 сугышчы мөрәҗәгать иткән, ә медик-психологик ярдәмне 345 кеше алган. Бер үк вакытта шәһәр мэриясе СВОда катнашучыларның гаиләләренә комплекслы социаль ярдәм күрсәтә. Беренче чиратта ташламалар сугышчыларның балигъ булмаган балаларына бирелә: алар өчен мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашау, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, муниципаль музейларга, театрларга һәм «Батыр» картасы буенча башка чараларга бушлай бару, шулай ук мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларына юлламалар оештырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой рос

Көн хәбәре