Вьетнам премьер-министры Фам Минь Тинь Казанда Владимир Путин белән очрашуда Россия Президентына, бу ай башында узган туган көне белән котлап, ике аҗдаһа бүләк иткән. Кремльнең матбугат хезмәте сөйләшүләр видеосын урнаштырган.
“7 октябрьдә туган көнегез иде. Сезгә котлау хаты җибәрдем. Бу уңайдан тагын бер кат котларга рөхсәт итегез. Сезгә ике аҗдаһа алып килдем: берсе – зур, икенчесе – кечкенә. Вьетнамда аҗдаһа югары хакимиятне гәүдәләндерә”, - дигән Фан Минь Тинь.
Кунак сүзләренә караганда, кечкенә аҗдаһа – дәүләт эчендәге, зурысы – бөтен дөньядагы хакимиятне гәүдәләндерә.
 Владимир Путин бүләк өчен кунакка рәхмәт белдергән. Ул шулай ук Россия белән Вьетнам арасында сәүдә әйләнешенең үсүен искәрткән. 2023 елда гына 8,3 процентка артып, 5 миллиард долларга җиткән. Ә быел гыйнвар-август йомгаклары буенча узган елның шушы ук чорындагыга караганда 25 процентка үскән.
 Моннан тыш илләр төрле өлкәләрдә, шул исәптән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салуны дәвам итә.
 “Быел Вьетнамнан килгән егет-кызларга өстәмә квота белән 1 мең бюджет урыны бирелде”, – дип билгеләп үткән Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез