Газетага язылу

Вячеслав Володин янәдән Дәүләт Думасы Рәисе итеп сайланды

Вячеслав Володин тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы спикеры итеп сайланды. Аның кандидатурасын тавыш бирүгә күпчелек депутат мандатларына ия булган «Бердәм Россия» фракциясе кертте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Элегрәк Володин Россия парламентының түбән палатасы рәисе вазифасын җиденче һәм сигезенче чакырылыш дәвамында башкарган.

Аның кандидатурасын хуплауны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин белдергән иде. Дәүләт башлыгы Володин яңа чакырылышта да Дәүләт Думасы белән җитәкчелек итүен дәвам итсен өчен чыгыш ясады.

Путин билгеләп үткәнчә, парламентның алдагы составы эшләгән вакытта Володин депутатлар эшчәнлеген конструктив форматта оештыра алган. Президент үзара хезмәттәшлекне партнерлык дип бәяләде, принципиаль якын килүнең эшлекле атмосфера белән ярашуын ассызыклады.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре