ВИДЕО: Казан янында маркетплейс склады хезмәткәре товар төялгән арба астында калган

Социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда зур бер маркетплейс складында төшерелгән видео пәйда булган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Кадрлардан күренгәнчә, склад бүлмәсе буйлап товар төялгән зур арбалар таккан электрокар бара. Янәшәдән компания хезмәткәрләре – ике хатын-кыз атлый. Шулчак берсенең өстенә арба авып, бичара шуның астында кала. Коллегалары бәлагә юлыккан хатын-кызга ярдәмгә ашыга.

Агентлык үз чыганакларына таянып язганча, бу хәл октябрь урталарында Яшел Үзән районынындагы склад үзәгендә булган. Арба астында калган хатын-кыз исән-сау, аңа зур зыян килмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре