РФда ОСАГО полисларын видеокамераләр ярдәмендә тикшерү зур шәһәрләрдән һәм федераль юллардан башлана, дип хәбәр итте Россия автоиминиятчеләре берлеге (РСА) президенты Евгений Уфимцев.
«Фото- һәм видеофиксация камералары ярдәмендә ОСАГО полислары булуын тикшерү, беренче чиратта, юл камералары күп булган урыннарда транспорт чараларын кулланган автомобиль хуҗаларына кагылачак – эре шәһәрләр, федераль, зур төбәк трассалары», – дип билгеләп үтте ул.
РФ Финанс министрлыгы якын арада юл камералары аша ОСАГОны контрольгә алу буенча эксперимент башларга планлаштыра. РФ Президенты йөкләмәсе буенча, мондый тикшерүләр 2025 елның 1 ноябрендә эшли башларга тиеш.
Иминиятчеләр фикеренчә, автоматик контроль шоферларның тәртибен яхшыртачак.
«Шоферлар, юлларының күп өлеше камералар тарафыннан контрольдә торылуын белеп, гадәттә, юлда тәртиплерәк булалар, бу ОСАГО килешүләрен рәсмиләштерүгә дә кагылыр дип көтелә. Аеруча күп авария ясаучы шоферлар «акылга утырыр», еш кына нәкъ менә алар иминиятләштерү буенча үз бурычларын үтәми», – дип аңлатты Уфимцев.
Ул шулай ук законга буйсынучы автомобиль хуҗалары өчен отышлы булачагын ассызыклады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез