Узган елда бу күрсәткеч 26 процентны гына тәшкил иткән. Геймерлар арасында ир-атларның күбрәк булуы ачыкланган. Иң яшь респондентлар арасында бөтенләй уйнамаучылар 27 процент булса, иң өлкәннәр арасында андыйлар 89 процент.
Видеоуеннарның файдалы ягы турындагы сорауга, фикерләү сәләтен арттыра, ял итү, яңа белемнәр үзләштерү мөмкинлеге тудыра, дип җавап биргәннәр. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлешеннән артыграгы, бернинди дә файдасы юк, дип саный. Зарарына килгәндә, сәламәтлеккә, күзләргә, гәүдәнең төзлегенә зыян китерүен, вакытны бушка үткәрү булып торуын күрсәткәннәр. Сораштыруда катнашучыларның 5 проценты гына, бернинди дә зыяны юк, дигән фикер белдергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез