Газетага язылу

Виктор Цойның җанатары аның каберендә үлгән

Музыкант Виктор Цойның җанатары аның Санкт-Петербургтагы каберендә үлгән, дип хәбәр итә «Коммерсанть».

Беренчел мәгълүмат буенча, аның үлеме криминаль характерда түгел.

18 гыйнвар кичендә 47 яшьлек хатын Виктор Цой җирләнгән Богословский зиратына бара. Ул анда танышлары белән бергә килгән була. Хатын-кызның гәүдәсен тапканнан соң, аның иптәшләрен хәлләрне ачыклау өчен полиция бүлегенә китергәннәр.

Хатын-кыз үлеменең төп сәбәбе сыйфатсыз алкоголь белән агуланудан дип фаразланыла, хәзер тикшерү башланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре