Венгрия Премьер-министры Виктор Обран рәсми визит белән Мәскәүгә килгән. Бу хакта “ТАСС” Венгрия хөкүмәте башлыгының матбугат секретаре мәгълүматларына таянып яза. Орбан Россия Президенты Владимир Путин белән соңгы тапкыр Мәскәүдә 2022 елның 1 февралендә очрашкан булган. Шуннан соң Россия лидеры белән 2023 елның октябрендә Кытайда аралашкан.
Евросоюз дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель блокның дипломатик хезмәте сайтында Орбанның Россиягә сәфәре җәһәтеннән белдерү бастырган. Аның әйтүенчә, бу сәфәр Россия белән Венгрия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр кысасында гына уза.
“Премьер-министр Орбан Мәскәүгә бару өчен Евросоюз советыннан бернинди дә мандат алмады. Ягъни Венгрия Премьер-министры Европа берлеге исеменнән эш итми”, – дип басым ясап әйткән Боррель.
Көнбатышның массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Орбан инде бүген үк Мәскәүдә Путин белән очрашырга җыена. “Financial Timеs” хәбәренә караганда, Орбанның визиты конфликтта ике якның да фикерен тыңлау омтылышына бәйле, чөнки Россиягә ул Киевка сәфәреннән соң 2 көн узгач ук килгән.
Бу атнада Орбан Украина Президенты Владимир Зеленскийга Россия белән тынычлык сөйләшүләре башлап җибәрү өчен утны туктату турында тәкъдим иткән. “Без болай гына туктату турында сөйләшә алмыйбыз”, – дигән соңрак Зеленский журналистлар белән әңгәмәсендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез