Язмыш сынавы
Иренең бизнесында бухгалтер буларак булышып, әкрен генә үз көенә яшәүче ике бала әнисе була ул. Бәла – аяк астында, диләр бит. Көннәрдән беркөнне Викториянең 5 яшьлек кечкенә улы турниктан егылып төшә һәм борыны белән бәрелә. Алган җәрәхәтләре эзсез калмый, баш миенә дә тәэсир итә, сабыйда өянәкләр башлана. Иң куркынычы – өянәкнең төнлә бала йоклаганда да булуы. Гадәтләнгән тормышның асты өскә килә. Әни кеше өчен йокысыз төннәр башлана, ул, керфек кагарга да куркып, улын саклап утыра. Һай, бу вакыт дигәнең, төнлә бигрәк озак уза. Нишләргә? Виктория үзенә шөгыль эзли башлый. Ул баштагы авыр уйларны да таратырлык, йокыны да качырырлык булырга тиеш. Хатын интернетта эзләнә башлый. Шунда сәйләннәр белән күнгә чигелгән бизәнү әйберләре күзенә ташлана. Виктория үзенең 4 яшьтән күрше әбиләренә кереп, кул эшләрен өйрәнеп йөргәнен искә төшерә, күңеле җилкенеп куя. Интернеттан бушлай өйрәтүче мастер-класслар да эзләп таба. Көндез улы белән табибларга чаба, әледән-әле булып торган өянәкләрдән куркып өзгәләнә, ә төннәрен сәйләннәр белән чигәргә өйрәнә. Ул вакытларда Виктория бу сынауларга ничек түзде икән?
Тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирә. Виктория күз явын алырлык бизәнү әйберләре ясарга өйрәнә. Канындагы татарлык та үз эшен эшли. Ул һәр хезмәтендә төрки халыкларның милли орнаментларын кулланып чигә. Әтисенең яраткан чәчәге – лалә формасындагы зур муенса ясап, көнчыгыш стилендәге кул эшләнмәләре күргәзмәсендә дә катнаша. Ләкин жюри әгъзаларының берсе: «Лалә чәчәгенең көнчыгышка бернинди катнашы юк», – дип, аны җиңүчеләр исемлегенә кертми.
Аның каравы күргәзмәгә килгән башкалар күңеленә хуш килә оста куллы ханымның эше. Һәм Виктория Солтанова «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек була. Бу – аның авыр сынаулар алдындагы иң мөһим һәм иң зур беренче җиңүе.
Бүген Виктория Солтанова – Казахстанда үз бизнесын булдырган уңышлы эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе. Аның сынлы сәнгать өлкәсендә махсус белеме юк, ләкин алтын куллары бар. Викториянең чын ташлар һәм сәйләннәр белән эшләгән күз явын алырлык муенсалары, алкалары, беләзекләре хәзер инде бик күп күргәзмәләрдә катнаша, җиңүле урыннар яулый. Аның сәүдә маркасындагы логотибына да кызы күңеленә әтисе сеңдергән лалә чәчәге төшерелгән.
Талисман
Виктория һәрвакыт: «Мин – татар», – дип кабатлый, телебезне дә өйрәнергә тырыша. Әтисенең кайсы яктан булуын белми ул. Аның язмышы аяныч. Сугыш башланганда, әтисенә әле 3 яшьләр тирәсе генә була. Ул апасы һәм әнисе белән Үзбәкстан якларына килеп чыга. Һәм анда, ниндидер сәбәпләр аркасында, аларны югалта. Баланың уч төбенә каләм карасы белән Нигъмәтуллин Ильвир дип язылган була. Сабый балалар йортына килеп эләгә. Викториянең әтисе башка тәрбия алса да, милләтен онытмый, кызына да: «Син – татар», – дип сеңдерә.

Беренче күргәзмәдәге теге муенсасын Виктория бүген дә кадерләп саклый, барлык күргәзмәләргә дә алып бара. Аны инде берничә тапкыр сатып алырга да телиләр. Ләкин Викториянең үзенә зур иҗат юлын ачкан муенсадан аерыласы килми. Ул аңа зур сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән бер талисман кебек. Балаларына, оныкларына калдырачак мирасы ул. Әнисе эшен хәзер олы улы дәвам иттерә. Ул да, юрист белеме булуга карамастан, кул эшләренә кереп киткән. Үзе чиккән хезмәтләре белән күргәзмәләрдә дә катнаша. Викториянең кечкенә улы да әкренләп тернәкләнә.
Коры киездән киемнәр
«Һөнәрчелекне җәелдереп, аңардан да бизнес ясап була», – ди Виктория. Һәм моны эше белән дәлилли. Пандемия вакытында оста ханым тагын бер кат сынала. Ләкин бу вакытта инде ул чыныккан була. Үз эшчәнлеген җәелдерүнең яңа ысулын таба ул. Татарларда инде онытыла язган һөнәрләрнең берсе – коры киез белән эшләү серләрен өйрәнергә тели. Беренче мөмкинлек чыгуга, Виктория Казанга килә. Һәм шунда коры киез белән эшләүче осталарны эзләп табып, бу һөнәрне дә үзләштерә.

Казахстанга кайткач, җиң сызганып эшкә тотына оста. Милли бизәкләрне дә кертеп, коры киездән менә дигән баш киемнәре, камзуллар, шарфлар ясый башлый. Хәзер эшмәкәр Виктория Солтанованың Павлодар шәһәрендә үз остаханәсе бар. Белгәннәрен ул башкаларга да өйрәтә, бик күп мастер-класслар уздыра. Кулдан эшләнгән әйберләренә заказлар да шактый. «Кул эшләре осталарына төрле күргәзмәләрдә катнашып торырга кирәк. Бу – үзең кебек булдыклы, тырыш кешеләр белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм алга таба үсәргә бер этәргеч», – дип киңәш итә Виктория ханым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез