Винарис Ильегет Лилия Хәмитова белән туйларының кайчан булачагын әйткән

Җырчы Винарис Ильегетнең  Лилия Хәмитовага үзенең туган көнендә тәкъдим ясавын хәбәр иткән идек. ТНВ телеканалындагы «Манзара» тапшыруында ул  туйларының кайчан булачагын әйткән. 

– Туйны июльдә уздырырга ният бар, Аллаһы боерса. Бу – эш атнасының бер көне булачак, чөнки туйга туганнар, хезмәттәшләр, иҗатташ дуслар гына чакырылачак, - дигән.

Туйның үзенең рестораннарының берсендә узачагын һәм анда Арча, Пермь якларыннан якын кешеләре җыелачагын әйткән ул.

https://www.youtube.com/watch?time_continue=6&v=uMVlTtTbaoY&embeds_euri=https%3A%2F%2Fintertat.tatar%2F&source_ve_path=Mjg2NjY&feature=emb_logo

Тапшыруда Винариска "брачный контракт" төзү буенча да сорау биргәннәр. Җырчы әле бу хакта уйламауларын, икесенең дә тормышлары җитеш булуын әйткән.

https://vatantat.ru/2023/03/107473/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Лилия Хәмитова Винарис Ильегет

Көн хәбәре