Винера Ганиева видеомөрәҗәгать белән чыкты: «Мин ничек яшәргә тиеш?»

Татарстаннның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева тамашачыларына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул аны кайбер урынсыз гаепләүләргә җавап буларак яздырып, инстаграмга куйган.

– Дуслар, миңа тозсыз, килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез. Концертларда кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм. Ул минем хезмәтем, ризыгым. Мин коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә тиеш, мин ничек яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым. Безнең мәхәббәтебезгә тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр язмагыз, - дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җырчы җырчылар Винера Ганиева

Көн хәбәре