Бу хакта РИА Новостига медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист, вирусолог Елена Малинникова сөйләгән.
"Грипп, башка вируслы инфекцияләрдән аермалы буларак, көчле симптом - интоксикациядән башлана. Бу – кискен баш авырту, буыннар, мускуллар авыртуы, хәлсезлек", - дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше. Температура бер сәгать эчендә 39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип тә өстәгән вирусолог. Малинникова ачыклык керткәнчә, грипп, башка вируслы инфекцияләрдән аермалы буларак, беркайчан да йөткерүдән, томаудан һәм тамак авыртуыннан башланмый. Мондый симптомнар авыру башланганнан соң берничә көн узгач кына барлыкка килә.
Грипп шулай ук вак кан тамырларының стеналарына да зарар китерергә мөмкин, шуның аркасында органнарда эчке һәм тышкы кан савулар булырга мөмкин. Бу бигрәк тә канны сыекландыручы препаратлар кабул итүчеләрдә – борыннан яки тешләрдән кан китүләр булырга мөмкин, дип билгеләп үтте табиб. Гриппны дөрес дәваламаган очракта пациентның җитди өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә Малинникова. Элегрәк Роспотребнадзорда хәбәр ителгәнчә, Россиядә грипп белән авыручылар саны арта бара. Соңгы атнада илдә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 авыруларының 635 меңнән артык очрагы теркәлгән. Гриппка барлык диагнозларның 3,4% ы гына туры килә, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез