Вирусолог, профессор һәм Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Петр Чумаков коронавирустан мәҗбүри вакцинация ясау кирәклеген әйтеп чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, якын арада вакцинация хисабына күмәк иммунитет барлыкка килмәсә, тиздән тагын да зарарлырак штаммнарны көтәргә кирәк.
- Минем сүзләрем популяр түгел, әлбәттә. Тик мин мәҗбүри вакцинация булырга тиеш дип саныйм. Әмма хәзер каршы торучы кешеләр соңыннан рәхмәт белдерерләр дип уйлыйм, - дигән Чумаков «Россия радиосы» эфирында.
Чумаков вакцинациягә каршы булган кешеләрне тәнкыйтьләде, чөнки аларның кайбер табиблар тарафыннан хупланган "абсурд дәлилләре" хәлне катлауландыра гына, ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез