Россия белән Кытай арасында визасыз режим кертелгәннән соң, Казаннан әлеге юнәлешкә очучылар саны өч тапкыр арткан. Бу хакта Туту сәяхәтләр сервисы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компания аналитиклары мәгълүматларынча, визасыз режимның беренче аенда – 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр – Кытайга сәфәр кылырга теләүчеләр узган ел белән чагыштырганда 60 процентка арткан. Владивосток, Новосибирск һәм Казанда бу ил белән кызыксынучылар аеруча күп.
Кытайга алынган авиабилетларның яртысыннан артыгы (53 процент) Мәскәүгә туры килә. Икенче урында - Владивосток (10 процент), аннан соң Санкт-Петербург, Красноярск һәм Новосибирск (5әр процент) килә. Билет уртача 75,4 мең сум, бу алдагы ай белән чагыштырганда 17 процентка артыграк.
Кытайда кунакханәләрне үткән ел белән чагыштырганда - ике тапкыр, ә тулаем ил буенча 84 процентка ешрак белешеп куя башлаганнар. Бер төн кунуның уртача бәясе 7 процентка, ягъни 8,1 мең сумга кадәр кимегән. Барыннан да бигрәк яшь сәяхәтчеләр – «зумерлар» һәм соло-туристлар арасында бу ил белән кызыксыну арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез