Газетага язылу

«ВК» генераль директоры беренче тапкыр порталларны татар теленә күчерү проекты турында әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта ПМЭФ-2026 мәйданчыкларында «ВК» (Вконтакте) ҖЧҖ генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты.

Республика Рәисе, ВКонтактеның республика өчен стратегик партнеры булуын билгеләп үтте. Инде икенче ел Казан шәһәрендә «VK Fest» үткәрелә. Бу яшьләр арасында бик популяр чара, узган ел чарага 20 меңнән артык тамашачы җыелды.

«Сезнең компаниянең республикабызның сәнәгать секторы белән тыгыз элемтәдә торуы мөһим. Берничә компания сезнең хезмәтләрне – коелар белән автоматлаштырылган идарә итү өчен болытлы технологияләрне, кадрлар электрон документ әйләнешен интеграцияләде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Казанда компаниянең IT-хабын ачу мөһимлеген ассызыклады. Соңгы очрашу нәтиҗәләре буенча дәүләт почта системасын оператив импортны алыштыру буенча эш башкарылды.

Владимир Кириенко, Россиядә беренче тапкыр порталларны татар теленә күчерү проектының эшләнгәнен хәбәр итте. Бүген аның якынча 100 мең уникаль кулланучысы бар.

Очрашу барышында шулай ук самокатларны арендага алучы кулланучылар өчен яшь чикләрен билгеләү максатыннан, санлы ID булдыру мөмкинлеге дә каралды. Мәскәүдә мондый тәҗрибә бар, башкалада самокатны 16 яшьтән өлкәнрәк кулланучы гына арендага ала ала.

Шулай ук «ВК» җитәкчесе эре компанияләр белән эшләү, болытлы системалар буенча тәҗрибә уртаклашу тәкъдимен ясады, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре