Хәбәр иткәнебезчә, Татарстанга эш визиты белән Сенегал республикасы президенты Маки Салл килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәле кунакка Казанның спорт корылмаларына экскурсия үткәрде.
– Без Сенегалдагы хезмәттәшләребез белән яхшы хезмәттәшлек итәбез, – диде бу уңайдан Татарстан спорт министры Владимир Леонов. – Татарстаннан зур делегация әлеге илгә сәфәр кылды, хәзер исә без кунаклар кабул итәбез. Сенегал соңгы арада Африкада иң зур спорт чараларының берсе – яшьләр Олимпия уеннарын үткәрергә әзерләнә. Ул 2026 елда узачак. Татарстанның халыкара чаралар үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Республика белгечләре Сенегалдагы хезмәттәшләребезгә төрле сораулар буенча, аерым алганда, волонтерлык мәсьәләсендә булыша. Казан кебек төрле юнәлештәге чаралар үткәрү тәҗрибәсе башка беркемдә дә юк. Өстәвенә, яшьләр Олимпия уеннары ун ел элек Казанда узган Универсиадага күпмедер дәрәҗәдә охшаш. Шушы елларда үткәрелгән спорт чараларының саны инфраструктура гына түгел, ә оештыру һәм үткәрү системасы да мөһим булуын раслады. Безнең көчле менеджерлар командасы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез