Газетага язылу

Владимир Никитин Казан марафонында Россия рекордын яңартты

Владимир Никитин Казанда узган марафонда ир-атлар арасында 42,2 километрлы дистанцияне 2 сәгать 8 минут 9 секундта үтеп, Россия рекордын яңартты.

Бу – бер атна элек Дюссельдорфта Дмитрий Неделин куйган рекордтан яхшырак күрсәткеч.

Хатын-кызлар арасында Казан марафонында Луиза Лега җиңүче булды. Ул 2 сәгать 23 минут 05 секундта дистанцияне үтеп, рекорд куйды.

2026 елда Казан марафоны уникенче тапкыр уздырылды. Республиканың төп йөгерү ярышы 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итте. Анда илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән профессиональ атлетлар һәм һәвәскәр спортчылар катнашты. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре