Монда 65 төбәктән 700гә якын делегат катнашты. Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Владимир Плотников Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышларын югары бәяләде.
– Бүгенге съездның Татарстанда узуы символик мәгънәгә ия, чөнки монда барлык тармакка да зур игътибар бирелә. Шул исәптән республика аграр җитештерүдә лидер булып тора. Сездә кооперативлар оештыруда иң яхшы тәҗрибә үрнәге күрсәтелә. Хуҗалык итүнең кече формаларына да ярдәм чаралары бар. Хәзерге вакыттагы продукциянең яртысын фермер һәм шәхси хуҗалыклар җитештерә. Алар ашлык чәчә, терлек үстерә. Шул ук вакытта авырлыклар, санкцияләр да беркая китмәде. Биокуркынычсызлык, бәяләр, хуҗалыкларның керемнәре – болар барысы да хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәлә булып тора, - диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез