Владимир Путин 2030 елга кадәр бюджет планнары буенча киңәшмә уздырган

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференц-элемтә режимында икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырган. Анда озак вакытка бюджет планнары каралган. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген бюджет планнарын – якындагы 3 елга гына да түгел әле – карап тикшерүне тәкъдим итәм. Алдан килешенгәнчә, 2030 елга кадәр бюджет планнарын караячакбыз”, – дигән дәүләт башлыгы очрашу башында.

Аның әйтүенчә, бюджет сәясәте өлкәсендә җаваплы, төптән уйланылган гамәлләр кирәк.
Киңәшмәдә Премьер-министр Михаил Мишустин, Президент администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, беренче вице-премьер Андрей Белоусов, башка рәсми кешеләр катнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре