Владимир Путин: 9 Май тарихка бердәм совет халкының батырлыгы булып кереп калды

РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына тантаналы парадта Бөек Җиңү белән котлады. 

"Ватанны саклау, аның язмышы хәл ителгәндә, гел изге бурыч булды", - диде Путин. Ул хәзер дә Донбасстагы кешеләр, Ватанның куркынычсызлыгы өчен көрәш баруын искәртте.

"9 май тарихка бердәм совет халкының батырлыгы булып кереп калды. Җиңү көне һәркайсыбызга якын. Россиядә сугыш кагылмаган бер гаилә дә юк. Аның турында хәтер югалмый", - диде Россия Президенты.

Ул "Үлемсез полк" акциясендә катнашучыларның һәлак булган солдатлар портретларын тотып баруларын билгеләп узды. "Якыннарыбызның каһарманлыгы, якты хәтере алдында баш иябез", - диде Владимир Путин.

Чыгышыннан соң Президент бер минут тынлык игълан итте һәм Россия Федерациясе гимны яңгырады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре