Россия Президенты Владимир Путин ил хакына эшләү һәм аның алдындагы бурычларны хәл кылу өчен үзендә җитәрлек дәрәҗәдә көч-энергия тоюын белдергән. Президент күп балалы гаилә башлыгының гаять зур ил белән ничек җитәкчелек итә алуы турындагы соравына җавап йөзеннән шулай дип белдергән.
Путин, яшь, матур, көч-дәрте ташып торган, талантлы кешеләр фән, мәдәният, мәгариф, медицина, спорт өлкәләрендә ниндидер дәрәҗәләргә ирешкәндә, күңелендә бу кешеләрнең үз балалары, гаиләсе кебек хисләр тудыруын билгеләп үткән.
“Мин аларның уңышларына, иминлегенә, мөмкинлекләренә бик нык сөенәм”, – дигән дәүләт башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез