Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советының атом-төш коралы нигезендә тыеп тору буенча даими киңәшмәсе утырышын үткәргән. Анда атом-төш доктринасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралган. Дәүләт башлыгы үзенең чыгышында белдергәнчә, һава-галәм һөҗүме средстволарының (ВКН) Россия ягына таба җибәрелүе турында дөрес мәгълүмат алыну, шулай ук хәтта гадәти корал белән дә илнең мөстәкыйльлегенә янау атом-төш коралы белән җавап бирүгә китерәчәк. Президентның утырыштагы төп фикерләрен җыеп тәкъдим итәбез.
Владимир Путин үзенең кереш сүзендә мондый утырышның елына ике тапкыр үткәрелә торган планлы чара булуын билгеләп үткән. Атом-төш коралы нигезендә тыеп тору өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен яңарту мәсьәләсе киңәшмәнең көн тәртибе үзәгенә куелган.
Президентның киңәшмәдә яңгыраган төп фикерләре:
* Атом-төш триадасы Россиянең һәм анда яшәүче халыкларның иминлеген тәэмин итүнең бик мөһим гарантиясе булып кала.
* Бүген хәрби-сәяси вазгыять динамикалы төстә үзгәрә, һәм Россия моны, шулай ук ил һәм союзниклар өчен хәрби янау, куркынычларның яңа чыганаклары пәйда булуын истә тотуга бурычлы.
* Атом-төш доктринасының яңартылган редакциясендә атом-төш коралына ия булмаган теләсә кайсы илнең атом-төш коралына ия булган ил катнашындагы яки ярдәмендәге һөҗүмен уртак һөҗүм буларак карау тәкъдим ителә.
* Һава-галәм һөҗүме средстволарының, массакүләм төстә җибәрелеп, дәүләтебез чикләрен узуы турында дөрес мәгълүмат алу атом-төш коралы белән җавап бирүгә китерәчәк. Биредә сүз стратегик һәм тактик авиация самолетлары, канатлы ракеталар, пилотсыз очкычлар, башка очу аппаратлары турында бара.
* Россия һәм Беларуська каршы агрессия очрагында да Россия атом-төш коралын куллану хокукына ия булачак.
* Дошман хәтта гадәти корал белән Россия мөстәкыйльлегенә бик зур куркыныч тудырган очракта да атом-төш коралы кулланылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: июль аенда Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков, Көнбатышның дустанә булмаган гамәлләренә җавап итеп, Россиянең атом-төш доктринасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин булуын белдерде. Август аенда тышкы эшләр министры Сергей Лавров атом-төш доктринасының аныкланылуы турында сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез