Россия 2030 елда Томск өлкәсендә йомык ягулык циклы белән дөньяда беренче атом-төш энергетика системасын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Глобаль атом форумында белдерде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
«2030 елда без Россиядә, Томск өлкәсендә, йомык ягулык циклы белән дөньяда беренче атом-төш энергетика системасын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз", - диде дәүләт башлыгы. Президент аңлатканча, бу илебез галимнәре һәм инженерларының революцион казанышы.
"Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, 95% – эшкәртелгән ягулыкның бөтен күләме диярлек, яңадан реакторларда кулланылачак", - диде ул.
Путин сүзләренчә, мондый технология радиоактив калдыкларны туплау проблемасын тулысынча хәл итәргә һәм илнең уран белән тәэмин ителешен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез