Владимир Путин атом-төш сугышы куркынычы артуын искәрткән

Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә Кеше хокуклары буенча совет утырышын уздырды. Очрашуда яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Утырышта Владимир Путин "Атом-төш сугышы булырмы?" дигән сорауга да җавап бирде:

- Яшерен-батырын түгел, куркыныч көннән-көн арта. Әмма без беренче булмаячакбыз. Безнең стратегия – атом-төш коралына саклану чарасы буларак карау. Ул, безгә һөҗүм ясалганда, җавап буларак кулланылачак. Без акылдан язмадык, атом-төш коралының нәрсә икәнен чамалыйбыз. Бездә алар бар һәм башкаларныкына караганда заманчарак та, ләкин без аны бөтен дөнья буенча күрсәтеп йөрергә җыенмыйбыз.

Владимир Путин шулай ук махсус операция зонасында дезертирлыкның юклыгын, аерым очраклар гына теркәлгәнне белдерде. Шулай ук ул илдән киткән россиялеләр турында да әйтте. Путин фикеренчә, киткәннәр икән, димәк, аларның кайберләре бу илне үзенеке дип санамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре