Владимир Путин бәйсез Палестина дәүләтен булдыру зарурилыгы турында белдерде

Якын Көнчыгыштагы конфликтны җайга салу гомумтанылган халыкара-хокук базаларында хәл ителергә тиеш. Бу исә Израиль белән янәшә тыныч-тату яшәргә тиешле бәйсез Палестина дәүләтен булдыруны күздә тота. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “аутрич”/ “БРИКСплюс” форматындагы БРИКС саммитының пленар утырышында белдерде.

Якын Көнчыгыш проблемасын хәл кылу өчен комплекслы сәяси процессны башлау кичектермәс бурыч булып тора. Сугышны туктатырга, зыян күрүчеләрне мөһим ярдәм белән тәэмин итәргә кирәк. Палестина халкына карата тарихи гаделсезлекне бетерү Якын Көнчыгыштагы тынычлыкка гарантия бирергә мөмкин. Бу мәсьәлә хәл ителгәнче, тынычлык урнаштырып булмаячак”, – диде дәүләт башлыгы.

Аның фикеренчә, Палестина территорияләрендә тынычлык һәм тотрыклылыкны торгызу өчен төп таләп – БМО Иминлек советы һәм Генераль ассамблеясе резолюцияләре нигезендә хупланган ике дәүләт формуласын гамәлгә ашыру.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Якын Көнчыгышта элек-электән килгән конфликтның кискенләшүен дистәләрчә еллар дәвамында “йомшартуга” ирешелми. Аның искәртеп үтүенчә, Палестина-Израиль конфликтының чираттагы дулкыны иң кан койгыч дулкыннарның берсенә әйләнде.

“Газзә секторындагы канкоешта 40 меңнән артыграк кеше һәлак булган. Күпчелеге – тыныч халык. Шул ук вакытта без һәрвакыт теге яки бу террорчылык күренешләренә каршы чыгабыз. Моннан бер ел элегрәк Газзә секторында башланып киткән сугыш хәрәкәтләре хәзер Ливанга күчте, төбәкнең башка дәүләтләренә дә кагылды. Израиль белән Палестина арасында конфронтация градусы кинәт үсте. Боларның барысы да чылбырлы реакцияне хәтерләтеп, бөтен Якын Көнчыгышны киң колачлы сугыш чигенә китерә”, – дип басып ясап әйтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре