Газетага язылу

Владимир Путин балалар китабы көнен билгеләү тәкъдимен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин рус телен һәм Россия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында киңәшчесе Елена Ямпольскаяның илдә балалар китабы көнен 26 мартта билгеләп үтү тәкъдимен хуплады.

«Мин балалар китабы көне уңаеннан тәкъдим турында үз фикеремне әйттем. Әлбәттә, ярдәм итәрбез», – диде дәүләт башлыгы.

Моңа кадәр Ямпольская хәбәр иткәнчә, быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгын ачу тантанасында Россиядә балалар китабы көнен билгеләү идеясе туган. Аны балалар да, ата-аналар да хуплаган.

Әлеге датаны сайлау очраклы түгел. 1943 елда нәкъ менә шушы көнне Бөек Ватан сугышының иң кызган вакытында Союзлар Йортының Колонналы залында беренче тапкыр «Книжкины именины» узган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре