Документ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында басылып чыккан да инде.
Россия Президенты Владимир Путин баланың туу турында таныклыгында чынбарлыкта туган урынын түгел, ә әти-әнисенең яшәү урынын күрсәтү мөмкинлеге бирердәй законга кул куйган. Бу үзгәрешнең әти-әнисенең яшәү урыны буенча тумаган сабыйлар санын киметүе күздә тотыла. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында басылып чыккан да инде.
Эш шунда: бала тудыру системасын реформалау сәбәпле, кайбер шәһәрләр һәм муниципаль округларда бала тудыру бүлекләре ябылды. Йөкле хатын-кызлар зур перинаталь үзәкләргә җибәрелә. Шулай итеп, алар үзләренең яшәү урынын баланың туган урыны сыйфатында күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм кала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез