Газетага язылу

«Владимир Путин белән ел йомгаклары»: сорауны ничек бирергә һәм кайда карарга?

Бүген, 19 декабрьдә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туры эфирда ел йомгакларын ясый. Очрашу тагын берләштерелгән форматта узачак: сорауларны матбугат чаралары вәкилләре дә, гражданнар да бирә алачак.

«Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башлана. Төп телеканалларның тапшырулар челтәре өч сәгатьлек эфирны күздә тотса да, тәҗрибә күрсәткәнчә, программа еш кына озаграк дәвам итә. Мәсәлән, 2024 елда аралашу 4 сәгать 27 минут дәвам итте. Бу вакыт эчендә Президент 76 сорауга җавап бирде, шуларның 14е махсус хәрби операциягә кагылышлы иде. Ул чакта да чара матбугат конференциясе һәм туры элемтә элементларын берләштерде.

Трансляцияне «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге проектның рәсми битләрендә, шулай ук «Первый канал», «Россия 1» һәм «Россия 24» кебек федераль телеканаллар эфирында күзәтеп барырга мөмкин булачак.

Президентка сорау юллау мөмкинлеге Россия халкына гына түгел, ә күрше илләр гражданнарына да бирелә. Мөрәҗәгатьләр moskva-putinu.ru рәсми сайты аша, телефон аша, шулай ук СМС, ММС һәм социаль челтәрләр ярдәмендә кабул ителә. Быел беренче тапкыр дәүләт башлыгы белән элемтә өчен MAX мессенджеры да эшли.

Владимир Путин мондый чараны беренче тапкыр 2001 елның 24 декабрендә үткәргән иде. Аннары программа ел саен диярлек узды, 2004, 2012 һәм 2022 еллар искәрмә булып калды. Бу чорда Путин дүрт тапкыр хөкүмәт рәисе вазифасында чарада катнашкан иде. Иң озын матубгат-конференциясе 2004 елда булды.

Туры линияне зур матбугат-конференциясе белән берләштерү форматы 2023 елда кертелде, шул ук вакытта программа хәзерге – «Владимир Путин белән ел йомгаклары» исемен алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре