Владимир Путин белән туры эфирның кайчан үткәреләчәген әйткәннәр

Россия Президенты Владимир Путин белән туры эфир Яңа елга таба үткәреләчәк. Аны янә зур матбугат конференциясе белән берләштерү күздә тотыла. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков шул хакта белдерде, дип яза “ТАСС”.

“Кыш көне булачак. Яңа елга табарак. Узган елдагы кебек, берләштерелгән форматта узачак, дип уйлыйбыз”, – дигән Песков.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин белән туры эфир соңгы тапкыр 2023 елның 14 декабрендә үткәрелде. Ул Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле беренче шундый чарага әйләнеп, дәүләт башлыгының зур матбугат конференциясе белән бергә узды. Чара 4 сәгать тә 4 минут дәвам итте. Президентка барлыгы 67 сорау бирелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре