Россия Президенты Владимир Путин бала туганга һәм тәрбияләгәнгә түләнә торган бердәм пособие кертү турындагы закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза "Татар-информ".
Дәүләт Думасында законга кагылышлы соңгы укылыш 15 ноябрьдә узды.
Бердәм пособие социаль ярдәмнең инде гамәлдәге берничә чарасын берләштерәчәк:
- беренче атналарда учетка баскан йөкле хатыннарга айлык пособие;
- вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие;
- 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга айлык түләүләр.
Пособие гаиләдәге керемнең бер кешегә туры килгән өлеше төбәк хакимияте расланган бер яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә түләнәчәк.
үhttps://vatantat.ru/2022/11/96410/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез