Владимир Путин бердәм Социаль фонд булдыру турында законга кул куйды

Президент Указы нигезендә, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды берләштереләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Пенсия фондын һәм Социаль иминиятләштерү фондын бердәм Социаль фондка берләштерү турында законга кул куйган. Тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Фондның 2023 елның 1 гыйнварыннан \эшли башлаячагы күздә тотыла. Күчеш чоры 2 ел тәшкил итәргә мөмкин. ПФ һәм ФССны берләштерү социаль хезмәтләр алуны җиңеләйтәчәк һәм кешеләргә өстәмә уңайлыклар тудырачак. Шул исәптән клиентларга хезмәт күрсәтүнең бердәм офисларын булдыру нигезендә.
Шулай ук фондка иминиятләштерү взносларының бердәм тарифы кертелә: төп тариф салым базасы чикләрендә 30% һәм базадан тыш 15,1% тәшкил итәчәк. Ташламалы тарифлар 15%, 7,6% һәм 0% булачак.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Владимир Путин 1 июльдән бакча амнистиясен озайту турында законга кул куйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре