«Безнең Татарстан икътисадны, социаль өлкәне үстерүдә генә түгел, ә спортны үстерүдә дә яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Сездә уен төрләре, хоккей, футбол да бик яхшы үсеш алган», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы, ул «Россия – спорт державасы» форумына Самарага килгән иде (РИА Новости агентлыгыннан алынган цитата).
Путин шулай ук барлык татарстанлы спортчыларга – беренче адым ясаучыларга да, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәргә дә уңышлар теләде.
Бүген Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче чираты, шулай ук «Рубин» футбол клубы базасында хатын-кызлар корпусы һәм ике футбол кыры ачылды. Балтач районында боз сараена беренче таш салынды.
Футболны үстерү үзәге төзелеше «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча оештырылган. Ул Копылов, ТЭЦ һәм Дементьев урамнары киселешендә урнашкан. Узган 2024 елның сентябрендә эшнең гомуми бәясе 3 млрд 562,9 млн сум дип бәяләнгән иде. Аны 2027 елның декабренә тәмамлау күздә тотыла.
Кремль матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Россиянең башка төбәкләрендә дә спорт объектлары ачылды. Алуштада Россия җыелма командаларын спортка әзерләүнең «Кырым» тренировка үзәге, Улан-Удэда – Волейбол үзәге, Ижауда – Көрәш сарае, ә Оренбургта сәләтле балалар өчен өстәл теннисы академиясе – спорт интернаты эшли башлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез