Россия Президенты Владимир Путин, бүгенге чынбарлыктан чыгып, БМОны үзгәртеп кору зарурилыгы турында әйтте. Бу белдерү “аутрич”/ “БРИКСплюс” форматындагы БРИКС XVI саммитының пленар утырышында яңгырады.
“БМОның алга таба нәтиҗәле эшләве өчен аның структураларын XXI гасыр чынбарлыгына җайлаштырырга кирәк, дип саныйбыз. БМОның Иминлек советын һәм башка төп органнарын бүген залда утыручы Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре белән – аларның лидерлары залда утыра – киңәйтергә кирәк”, – дип белдерде Владимир Путин.
Россия Президенты әйтүенчә, БМОның үсеш һәм глобаль финанс структуралары институтларын реформалау зарурилыгы да инде күптәннән өлгерде. “Соңгы дистә елда дөнья икътисадында үсеп килүче илләрнең тоткан өлеше тамырдан үзгәрде. Бу исә халыкара валюта фонды, бөтендөнья банкы һәм башка үсеш банклары белән идарә итү системаларында тиешенчә чагылыш тапмады әле”, – диде Владимир Путин.
Сүз уңаеннан, бүген утырышта БМО генераль секретаре Антониу Гутерришның катнашуын билгеләп үтәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез