Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт вәкилләре белән киңәшмә вакытында ил халкын коронавируска каршы вакцина ясатырга чакырды. Ул кешеләрне үз сәламәтлегенә, башкалар иминлегенә җаваплы карарга сорады.
- Сүз сезнең саулыгыгыз, иминлегегез, ахыр чиктә, туганнарыгызның сәламәтлеге турында бара бит. Беләсезме, мин үземнең якыннарыма, дусларыма карыйм да - аптырыйм. Дус-ишләрдән: "Вакцина ясаттыңмы?" - дип сорагач, "юк, сине көтәм" дигәннәр иде. Ярар, мин ясаттым, болар һаман да юк. Ник? Көтәбез, диләр. Сәер инде. Бер карасаң, югары белемле кешеләр. Безнең вакцина нәтиҗәле, әйбәт, - дип сөйләде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин әйтүенчә, бу катлаулы чорны узуның ике генә ысулы бар - авырып алу яки вакцина ясату.
"Әмма вакцинация ясатсак, яхшырак", - дип өстәде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез