Газетага язылу

Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгать итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин бүген – 16 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау җәһәтеннән халыкка мөрәҗәгать итәчәк. Президентның чыгышы Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иткән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Президент кичке алтыда илебездә яшәүчеләргә бу атна ахырында узарга тиешле парламентка сайлау уңаеннан телевидение аша мөрәҗәгать итүне күздә тота», – дигән ул журналистлар белән әңгәмәсендә.

Кремль вәкиле әйтүенчә, сайлау алдыннан традицион мөрәҗәгать бу.

Исегезгә төшерәбез: IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Парламент катнаш система буенча булдырылачак: 450 мандатның яртысы (225 урын) – федераль партия исемлекләре арасында, икенче яртысы – бер мандатлы сайлау округлары арасында бүленәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре