Газетага язылу

Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауда тавыш биргән

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүдә катнашкан.

Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда онлайн-форматта тавыш биргән.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 5 миллион 843 мең 800 сайлау бюллетене әзерләнгән. Барлык бюллетеньнәр дә республиканың ике дәүләт телендә эшләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре