«Россия, кайберәүләр кебек – кемнәр икәнлеген бармак белән төртеп күрсәтмибез – кулын сузып, бөтен дөнья буйлап теләнеп йөрмәячәк», – дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин шулай ук Россия җәмгыяте бердәмлегенең алга таба әле тагын күп буыннарга илнең иминлеге һәм мөстәкыйльлелеген ышанычлы төстә гарантияләү мөмкинлеге бирәчәгенә ышаныч белдергән. Шушы ук сыйфат хәзерге вакытта дәүләт алдында торучы барлык максатларга ирешүгә ярдәм итәчәк, дигән Президент.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез