Ул төп бурычлар арасында демографияне үстерүне һәм гаиләләрнең тормышын яхшыртуны атап үткән. Президент әйтүенчә, моңа җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирү шарт: акча торак шартларын яхшыртуга да, гаиләләргә, иң элек балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә кирәк.
Владимир Путин аерым басым ясап әйткәнчә, дәүләтнең кешеләребез алдындагы социаль бурычлары тулы күләмендә үтәләчәк. Ул яңа чакырылышның якын киләчәктәге эшендә нәкъ менә шушы юнәлешләрнең ил өчен чиктән тыш мөһим булуын белдергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез