Газетага язылу

Владимир Путин Дональд Трамп белән бер сәгать буе телефоннан сөйләшкән

Россия Президенты Владимир Путин Ак йорт башлыгы вәкилләренең Мәскәү һәм Киевка сәфәрләре йомгагы буенча Америкадагы коллегасы Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшкән.

Әңгәмә төп-төгәл 1 сәгать тәшкил иткән. Россия дәүләте башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков шул хакта хәбәр иткән, дип яза Интерфакс.

“Ике лидерга хас булган үзара ихтирамлылык нигезендә, 5-6 сентябрьдә АКШ Президентының махсус вәкиле Стиф Уиткофф һәм Джаред Кушнерның Мәскәүгә, Киевка сәфәрләре йомгаклары буенча эшлекле төстә фикер алыштылар”, – дип дәвам иткән ул сүзен.

Аның әйтүенчә, әңгәмә төп-төгәл бер сәгать дәвам иткән, конструктив һәм ачыктан-ачык сөйләшү булган. Ушаков әйтүенчә, Россия Президенты Украинада хәрби хәрәкәтләрне тизрәк төгәлләү өчен АКШ тарафыннан ясалырга мөмкин булган адымнарны билгеләгән. “Хәзерге вакытта махсус хәрби операция барышындагы хәлләр, гомумән, яу кырында алга бару, махсус хәрби операция алдына куелган максатларга, бурычларга ирешү перспективалары гадел һәм төгәл итеп анализланды.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты хәрби хәрәкәтләрне тизрәк төгәлләү өчен америкалыларның чынбарлыкта нәрсәләр эшли алуын билгеләп үтте”, – дигән Ушаков. Президент ярдәмчесе сүзләренә караганда, сөйләшү барышында Владимир Путин Украина низагын хәл кылу юлларын эзләү буенча Америка ягының һәм шәхсән Дональд Трампның арадашчы буларак тырышлыгын уңай бәяләгән. “Тагын бер кат кабатлап әйтәм: сөйләшү уңай барды.

Президентлар элемтәдә калырга һәм, кирәк булуга карап, оператив төстә шалтыратышып торырга килеште”, – дигән Ушаков.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мо

Көн хәбәре