Ул 1,5 сәгать дәвам иткән. Лидерлар Кытайның Шэньчжен шәһәрендә АТЭС саммиты кысасында әңгәмәләшкән, дип яза “Российская Газета”.
“Безнең өч дәүләтне Икенче Бөтендөнья сугышында җиңүче илләр статусы гына түгел, иң мөһиме – халыкара тынычлык һәм иминлекне саклауга уртак җаваплылык берләштерә”, – дигән Путин очрашу барышында. Аның әңгәмәдәшләре дә шул хакта сөйләгән. “Бүгенге дөнья инде күптәннән аерым бер утраулардан тормый.
Мин еш кына, кешелек бер глобаль авылда яши, дип кабатларга яратам. Без бербөтен буларак үсәбез, бербөтен буларак изаланбыз, бер язмыш белән яшибез. Бу глобаль авылда зур дәүләтлщр аерым бер җаваплылык тота”, – дип билгеләп үткән Си Цзиньпин.
“Кайвакыт аңлашылмаучанлыклар булгалый, еш кына уртак тел таба алмыйбыз, бу аңлашыла. Әмма иске ысуллардан файдаланып, беркайчан да бернинди проблемаларның хәл ителгәне юк. Аларның чишелешен эзләүне дәвам итәргә, бергәләп эшләргә кирәк. Бергәләп эшләгәндә, без, чыннан да, әлеге проблемаларны хәл кылуның яңа юлларын сайлыйбыз”, – дип белдергән Дональд Трамп. Лидерларның очрашу й омгаклары буенча уртак белдерү көтелә. Журналистларга бу хакта Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков Владимир Путинның Кытайга сәфәре алдыннан әйткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез