Владимир Путин Европа берлегенең тегү һәм бәйләү энәләренә санкция салырга җыенуын белгәннән соң: “Юк-барның булмавы яхшырак”:

Россиягә Көнбатышның санкция басымын көчәйтүенә әзер булып торырга кирәк. Президент Владимир Путин икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шулай дип белдергән. Ул шулай ук санкцияләрнең 12нче пакеты кысасында Литваның Россия Федерациясенә кадаклар, кнопка, тегү һәм бәйләү энәләре җибәрүне тыярга ниятләвенә бәйле хәбәргә үз фикерен белдергән.

“Көнбатыш илләренең санкция басымын көчәйтүенә әзер булып торырга кирәк. Хәзер алар инде, ни эшләргә белмичә, әллә нинди тозсыз әйберләр уйлап чыгара башлады. Россиягә кадаклар, энәләр җибәрүне тыймакчылар. Юк-барның булганына караганда булмаганы яхшырактыр да, бәлки. Европа шәһәрләреннән кандалалар алып килү куркынычы кимиячәк. Ләкин безне башка әйбер борчый. Безгә каршы санкцияләр мөмкинлекләре бетеп барган бер мәлдә, мөһим инфраструктура объектларында диверсия һәм саботаж очраклары ешаерга мөмкин”, – дип белдергән дәүләт башлыгы.

Владимир Путин әйтүенчә, предприятиеләр һәм компанияләребезнең тотрыклы эшләве өчен мондый куркынычларны булдырмый калөу өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре