Газетага язылу

Владимир Путин гаилә ипотекасы буенча үзгәрешләр әзерләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә төзелеш күләме җитәрлек булмаган шәһәрләрдә гаилә ипотекасын 20 елдан озаграк файдалануда булган икенчел торак объектларын алу өчен киңәйтергә кушты, дип яза «Татар-информ».

«<...> күп балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртү турында тәкъдимнәр кертергә, төзелеш күләме аз булган шәһәрләрдә яшәүче күп балалы гаиләләргә икенчел торак базарында 20 елдан артык файдалануда булган күпфатирлы йортларда торак сатып алу мөмкинлеге бирергә», – диелгән матбугат конференциясендә бирелгән йөкләмәләр исемлегендә.

Җаваплы зат итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнгән, ул 2026 елның 30 мартына кадәр доклад тапшырырга тиеш.

Владимир Путин туры линиядә икенчел торак алу өчен гаилә ипотекасы төзелеш секторына түгел, ә гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре