«Һәр сайлаучының тавышы мөһим. Безнең һәрберебездән, сезнең шәхси сайлавыгыздан кемнәрнең, нинди сәяси көчләрнең федераль парламентта, төбәкләрдә һәм җирле дәрәҗәдә халык мәнфәгатьләрен яклаячагы турыдан-туры бәйле», – диде Путин.
Президент сайлауларда катнашуны җаваплы адым һәм Россияне ныгытуга кертелгән өлеш дип атады.
«Зур илебездә әһәмиятле, күп яктан билгеләп куючы сайлау кампаниясе барган вакытта сезгә мөрәҗәгать итүне мөһим дип саныйм», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Путин Дәүләт Думасы депутатларын, закон чыгару җыелышларын һәм берничә төбәк җитәкчеләрен, шулай ук муниципаль хакимият органнарын сайлаулар законга катгый туры китереп һәм билгеләнгән вакытта узачагын ассызыклады.
Президент россиялеләрне Дәүләт Думасына һәм төбәк хакимият органнарына сайлауларда тавыш бирергә чакырды. Ул тавыш бирүнең өч көн дәвамында – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачагын искәртте.
«Сезне үз конституцион хокукыгызны гамәлгә ашырырга, уйланылган, җаваплы карар кабул итәргә чакырам, сайлау нәтиҗәләре Россия җәмгыятенең өлгерлеген һәм ныклыгын расласын», – диде Путин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез