Мәскәүдән Казанга кадәрге М12 «Көнчыгыш» юлын ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин әнә шулай диде.
«Яңа юлдан Мәскәүдән Казанга кадәр юлны, ә бу 800 чакрым чамасы, 6,5 сәгатьтә узарга мөмкин булачак. Бу – икеләтә тизрәк һәм куркынычсызрак дигән сүз. М12 аша гомуми йөк ташу күрсәткече артачак, ул эчке туризмны үстерү өчен дә яхшы этәргеч булып торачак. Автомобиль трассасы төбәкләрнең инвестицион мөмкинлекләрен арттырачак», – диде Илбашы.
Россия Президенты әйтүенчә, яңа юл – яңа үсешне тәэмин итәчәк. «Һәрвакыт шулай бит ул, юл төзелгәч, тормыш кайнап тора башлый», – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез