Бу турыда Интерфакс яза.
“Ике көн элек кенә Хөкүмәт Рәисе белән очрашып, шушы темага сөйләштек. Әйе, барлык мәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле, әмма алар хәл ителә. Хөкүмәт Рәисе бу мәсьәләләрне контрольдә тота. Махсус комиссия булдырылды”, – дигән ул “Вести” хәбәрчесе Павел Зарубин белән әңгәмәсендә.
Президент билгеләп үткәнчә, ягулык базарындагы хәлләргә бәйле рәвештә кешеләргә уңайсызлыклар китерелү очраклары бар.
“Әйе, кешеләргә билгеле бер уңайсызлыклар бар, тик Хөкүмәт, әлбәттә, инде боларның барысын да контрольдә тотарга тиеш”, – дигән Путин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез