Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә илебездә яшәүчеләр белән туры эфирны башлап җибәрде.
Путинга өченче сыйныф укучысы сорау юллаган: "Ике айдан яңа уку елы башлана. Аны укучылар парта артындамы яки онлайн форматта каршы алачакмы?"- дигән ул.
Путин билгеләп үткәнчә, әлегә инфекция таралуга бәйле вәзгыятьнең нинди булачагы билгеле түгел.
"Мөгаен, башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер", - диде президент. Калган очракларда эпидемиологик вәзгыятькә карап эш итәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез