Дәүләт Башлыгы ассызыклаганча, илкүләм проектлар илкүләм максатларга ирешүнең төп инструментлары булып тора. Аларны тулы форматта эшләтеп җибәрү өчен тулы бер норматив база булдырылды, финанслау чыганаклары билгеләнде, нәтиҗәләргә цифрлы мониторинг оештырылды, ул гражданнарны, бизнесны, Һөнәр бергәлекләрен бәяләүгә таянып, даими рәвештә, квартал саен алып барыла торган социологик сораштыруларны исәпкә алып оештырылды.
«19 илкүләм проект уңышлы старт алды. Илкүләм үсеш максатларына ирешү кысаларында 121 күрсәткеч билгеләнгән. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның җидесенең үтәлмәү куркынычы зур. Шулай да агымдагы елга ориентирларның күп өлеше ирешелгән», – диде Владимир Путин.
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча планнар үтәлгән. Агросәнәгать җитештерүе үсә, креатив индустрияләр өлеше арта. Ягулык-энергетика секторында, «тыныч атом» өлкәсендә илебез технологияләрен үстерүдә алга китешкә ирешелде. Калдыклар белән эш итү индустриясе һәм йомык цикллы икътисад формалаштыру яхшы темп белән үсә.
РФ Президенты билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында проблемалы зоналар да билгеләнгән. Аерым алганда, демография өлкәсендәге вәзгыять. Чаралар күрелүгә карамастан, тискәре тенденция саклана: туучылар саны кими бара. «Туучылар санын арттыру, балалы гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның сәламәт гомер озынлыгын арттыру – болар барысы да безнең уртак тырышлыкның төп юнәлешләре, – диде Дәүләт Башлыгы. – Хөкүмәттән тискәре демографик тенденцияне үзгәртү өчен комплекслы хәл ителешләр әзерләвен сорыйм. Бу Хөкүмәт һәм төбәкләр алдында 2026 елга илкүләм проектларны һәм тулаем дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өлешендә торган беренче системалы бурыч».
Шулай ук ил Президенты Россия гаиләләренең иминлеген арттыруга ирешергә, гражданнарның керемнәрен арттыруны тәэмин итәргә чакырды.
«Хөкүмәт икътисадтагы структур үзгәрешләр планын әзерләде. Ул югары технологияле тармакларда, югары өстәлгән бәяле җитештерүләрдә заманча, яхшы түләүле эш урыннары булдыруны, үзебезнең товарларны куллануны арттыруны күздә тота. План 2030 елга кадәр исәпләнгән. Аны кичекмәстән гамәлгә ашырырга керешүегезне сорыйм», – дип ассызыклады Владимир Путин.
Утырыш барышы белән Кремльнең рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез